Аксубаево
  • Рус Тат
  • Россиядә коронавирустан яңа вакцина теркәлде

    «ЭпиВакКорона-Н» Россиядә Covid-19дан теркәлгән бишенче вакцина булды.

    Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус инфекциясеннән «ЭпиВакКорона-Н» дигән тагын бер вакцина теркәде. Мәгълүматлар дәүләт дарулар реестрында барлыкка килде.

    Әлеге вакцина ике тапкыр ясала. Прививкалар арасында интервал 14-21 көн тәшкил итәргә тиеш.

    «ЭпиВакКорона-Н» Россиядә Covid-19дан теркәлгән бишенче вакцина булды. Хәзерге вакытта илдә прививка ясау кампаниясе «Спутник V», «ЭпиВакКорона» һәм «Ковивак» кулланып алып барыла. Ревакцинация «Спутник Лайт» препараты белән үткәрелә. 

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: