Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиядә коронавирустан вакцинация узу турында сертификат формасы расланды

Документта прививка ясаткан кеше турында мәгълүматлар (исем-фамилиясе, әтисенең исеме, туган көне, җенесе, адресы, белешмә формалаштырылган көн) урын алачак.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус инфекциясеннән вакцинация узу турындагы сертификат формасын раслады. Шул хактагы боерык хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

Әлеге боерык 8 ноябрьдән гамәлгә керәчәк, ә бу датага кадәр алынган барлык сертификатлар Дәүләт хезмәтләре порталында яңадан рәсмиләштереләчәк.

Документта прививка ясаткан кеше турында мәгълүматлар (исем-фамилиясе, әтисенең исеме, туган көне, җенесе, адресы, белешмә формалаштырылган көн) урын алачак.

Анда шулай ук QR-код өчен урын, прививка датасы, препарат исемнәре вакцинация узу урыннары да бар. Моннан тыш, сертификатка ревакцинация, медицина каршылыкларының булуы һәм пациентның коронавирус авыруын кичерүе (чирләгән очракта) турында мәгълүмат та кертеләчәк.

Порталда билгеләп үтелгәнчә, сертификат прививка ясатканнан соң өч көн үткәч электрон рәвештә формалаштырыла. Теләк булган очракта аны кәгазь вариантта да алырга мөмкин.

Шунысын да искәртик: 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе белән илдә эшләми торган көннәр кертеләчәк. Шул ук вакытта, хезмәт хаклары саклана.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X