Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиядә коронавируска каршы көрәшүче табибларга өстәмә түләү турында сөйләшәчәкләр

Россия Хөкүмәтендә дискуссия киләсе атнада ук узарга мөмкин.

Россиядә коронавирус инфекциясе пандемиясе вакытында медицина ярдәме күрсәтү буенча табиблар эшенә яңа алымнар кертү, шулай ук медикларга өстәмә түләү системасын камилләштерү турында дискуссия булырга мөмкин. Фикер алышуны Россия Хөкүмәтендә үткәрү планлаштырыла. Бу турыда үз чыганагына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Медицина җәмгыяте вәкилләренең Covid-19 пандемиясе шартларында медицина ярдәме күрсәтү һәм медперсонал эшен оештыруның яңа алымнары турында фикер алышу, шулай ук яңа коронавирус инфекцияле пациентлар белән эшләгән өчен медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләрне исәпләү принцибын камилләштерү тәкъдиме буенча Хөкүмәт мәйданчыгында фикер алышу турында билгеле», — дип аңлатма бирде чыганак.

Аның мәгълүматлары буенча, бу чара киләсе атнада узарга мөмкин.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X