Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиядә коронавирус йоктыручылар саны ике-өч атнадан иң югары ноктасына җитәчәк

Эксперт сүзләренчә, пессимистик фаразларга таянган очракта иң югары нокта ноябрь башына туры киләчәк.

Россиядә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны ике-өч атнадан соң артырга мөмкин. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы Икътисади тикшеренүләр үзәгенең статистика һәм модельләштерү буенча эксперты Агаси Тавадянга сылтама белән хәбәр итә.

«Вазгыять уңай якка үзгәргән очракта бер атнадан соң коронавирус инфекциясен йоктыручылар һәм аннан вафат булучылар саны кими башлаячак, Россия ике-өч атнадан әлеге күрсәткеч буенча иң югары ноктага җитәчәк», - диде Тавадян.

Аның сүзләренчә, пессимистик фаразларга таянган очракта иң югары нокта ноябрь башына туры киләчәк. Эксперт катгый изоляция чаралары кертүнең мәгънәсен күрми. Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен гражданнарның 80 проценты барлык чараларны да үтәргә тиеш. Әмма мондый нәтиҗәгә ирешү мөмкин түгел, дип саный Тавадян.  

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X