Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиядә коронавирус таралуының югары ноктасы ике атнадан булачак дип фаразладылар

Россиядә зарарланучылар саны тәүлегенә 18-20 процентка арта.

Россиядә Covid-19 коронавирусы белән авыруның иң кызган чагы саны 10-14 көннән башлана. Бу хакта Федераль медицина-биология агентлыгы башлыгы Вероника Скворцова хәбәр итте, дип яза «Известия».

«Әгәр без тестлаштыру күләмнәрен арттырсак, математиклар һәм биологлардан торган иң яхшы фаразлау төркемнәре мәгълүматлары буенча, әлеге инфекциянең югары ноктасына чыкканчы 10-14 көн кала, Шуннан соң без вазгыятьне күпмедер вакыт тотып торачакбыз һәм хәл кире якка китәчәк — ягъни процесс, кагыйдә буларак, синусоидны хәтерләтә», — дип сөйләде ул.

Илдә Covid-19 белән хәлнең үсеш сценарие уңай, дип искәртте Скворцова. Зарарланучылар саны тәүлегенә 18-20 процентка гына арта, чөнки Россия башка илләр тәҗрибәсен исәпкә алган. Хакимият тарафыннан күрелгән чаралар бу күрсәткечнең үсешен булдырмаска мөмкинлек биргән.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X