Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиядә коллектив иммунитет 63,9 процентка җиткән

Шул ук вакытта Россиянең 67 регионында авыручылар саны артуы күзәтелә. Россия Федерациясенең 42 субъектында «омикрон» йоктыруның 1 682 очрагы теркәлгән.

Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Covid-19 белән көрәш буенча Координацион советы президиумы утырышында вице-премьер Татьяна Голикова Россиядә коллектив иммунитет дәрәҗәсе 63,9 процентка кадәр җитүен белдерде. 

Шул ук вакытта Россиянең 67 регионында авыручылар саны артуы күзәтелә. Россия Федерациясенең 42 субъектында «омикрон» йоктыруның 1 682 очрагы теркәлгән. Ул моңа кадәр булган штаммнардан тагын да йогышлырак булуы белән аерыла.

«Без дөньяда „омикрон“ штаммы таралуга бәйле ситуацияне игътибар белән күзәтеп тотабыз. Безгә билгеле мәгълүматтан кичәге көнгә соңгы дүрт атна эчендә дөньяда расланган очраклар 11.2 тапкырга артты. Бу бер яктан вирусның үтә дә йогышлы булуын раслый, икенче яктан илләрнең лаборатор мөмкинлекләре артуын күрсәтә», — диде Голикова. 

12 гыйнварда Министрлар Кабинеты белән узган киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин коронавирус пандемиясенең яңа борылышына әзерләнү өчен ике атнадан да артыграк вакыт калмавын әйтте. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев