Аксубаево
  • Рус Тат
  • Россиядә хастаханәләргә шалтырату бушлай булачак

    Акция ике ай — декабрь һәм гыйнвар айларында дәвам итәр дип көтелә.

    Россия элемтә операторлары медицина оешмаларының номерларына шалтыратуны бушлай итәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

    Акция ике ай — декабрь һәм гыйнвар айларында дәвам итәр дип көтелә.

    «Медицина учреждениеләре номерларын гражданнар өчен бушлай итү турында элемтә операторлары белән килешенде. Моның өчен Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгына рәхмәт», — дип белдерде РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко. 

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: