Россиядә камера-треноганы билгеләү өчен яңа юл билгесе барлыкка киләчәк
«Фотовидеофиксация» дигән яңа мәгълүмати табличкалар 2020 елда кәрәзле баганаларда яки щитларда куелачак.
Бу хакта «Известия» хәбәр итә.
Басма мәгълүматлары буенча, әлеге таләп Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) заказы буенча эшләнгән юл билгеләрен куллану буенча ГОСТның яңа редакциясендә урнаштырылган. Документ раслануның финал стадиясендә тора.
Моннан тыш, сары-соры фонлы туры почмаклы щитларда «Төп юл» һәм «Юл бир» билгеләрен куллануны тыю планлаштырыла. Бу карар мәгълүматны кабул итүне начарайта, дип санала.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев