Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиядә иң югары хезмәт хакы түләнә торган төбәкләрне атадылар

Рейтингта Чукот автономияле округы беренче урынны били. Гыйнвардан сентябрь аена кадәр әлеге төбәктә яшәүчеләрнең уртача кереме 116,4 мең сум тәшкил иткән.

Чукот автономияле округы 2020 елның тугыз аенда Россия күләмендә иң югары хезмәт хакы түләнә торган төбәк дип табылды. Бу хакта RT телеканалы Росстат мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

Әйтик, гыйнвардан сентябрь аена кадәр әлеге төбәктә яшәүчеләрнең уртача кереме 116,4 мең сум тәшкил иткән. Ямал-Ненец автономияле округы (110 мең) – икенче, Магадан өлкәсе (96,2 мең) – өченче урында.

Мәскәү (95,9 мең), Ненец автономияле округын (91,5 мең) бераз гына артта калдырып, рейтингта бишенче баскычны гына биләгән.

Ведомство мәгълүматларыннан күренгәнчә, иң түбән уртача хезмәт хакын Иваново өлкәсендә (27,4 мең), Төньяк Осетия һәм Ингушетиядә (29,6 мең) алалар.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев