Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиядә иң күп хезмәт хакы түләнә торган вакансияләрне атадылар

Казанда веб-кушымталар әзерләүче аена 360 мең сум хезмәт хакы ала.

Россиядә декабрьдә тәкъдим ителгән вакансияләр арасында ваклап сату өлкәсендә коммерция директоры иң күп хезмәт хакы ала. Ул аена 500 мең сум һәм аннан күбрәк хезмәт хакы ала. Икенче урында Казанда веб-кушымталар әзерләүче, эш бирүчеләр аңа аена 360 мең сумнан башлап түләргә әзер.

РИА Новости SuperJob эш эзләү онлайн-сервисы тикшеренүенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, Екатеринбургта эш бирүче зур мәгълүматлар буенча ИТ-белгечкә 250 мең сум түләргә әзер, хезмәт хакын арттыру мөмкинлеге дә бар.

Красноярскида җиһазлар китерү буенча баш инженер аена 90 мең сумга өметләнергә мөмкин, Санкт-Петербургта Elixir программалаштыру телендә эшләүчегә 280 мең, ә Воронежда программистка 350 мең сум тәкъдим итәләр. Пермьда һәм Самарада югары түләүле позицияләр арасында — табиблар, аларга аена 80 мең һәм 90 мең сум хезмәт хакы вәгъдә итәләр.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев