Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиядә гыйнварда шикәр комының бәясе төшкән

Бер килограмм шикәр комының күпләп сатуда бәясе 36 сум, ә азлап сатуда 46 сум.

Россиядә гыйнвар аенда шикәр комының бәясе төшкән. Ә гыйнварның 11 көнендә үсемлек мае, йомырка һәм бодай оны кыйммәтләнгән. Бу турыда Росстат материалларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Россия Хөкүмәте декабрьдә азык-төлеккә бәя арту белән бәйле чаралар комплексын игълан итте. Алар арасында шикәр комына һәм үсемлек маена бәяләрне тотрыклы итү турында килешү дә бар, ул 2021 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак.

Килешүдә бер килограмм шикәр комының күпләп сатуда бәясе 36 сум, ә азлап сатуда 46 сум, үсемлек маеның литры 95 сум (110 сум) сум булуы язылган.

Килешү төзегәннән соң шикәр комы һәм май арзанайган. Бәяләр 15-21 декабрьдә һәм 22-28 декабрьдә төшкән. Шикәр комының бәясе 1 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр дә арзанайган.

Россиянең 56 төбәгендә шикәр комының бәясе 0,1-1,5 процентка, 12 субъектта 1,6-3,8 процентка, 9 төбәктә 0,1-6,7 процентка төшкән, ә сигез төбәктә бәя үзгәрмәгән.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев