Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиядә дефицит һөнәрләр исемлеге төзергә җыеналар

Бу исемлек яшьләр арасында эшсезлекне киметергә ярдәм итәчәк, дип саный идея авторы һәм Дәүләт Думасы депутаты Виктор Зубарев.

 

Дәүләт Думасы депутаты Виктор Зубарев дефицит һөнәрләр исемлеген төзергә тәкъдим итте. Бу хакта RT басмасы яза.

“Россиядә яшьләр арасында эшсезлекне бетерү өчен эшче һөнәрләре исемлеге барлыкка килергә мөмкин. Ул белгечләр җитми торган һөнәрләрдән төзеләчәк”, - диелә хәбәрдә.

Исемлек яшьләр арасында эшсезлекне генә киметеп калмаячак, ә эшче һөнәрләренең абруен да күтәрәчәк дип саный парламентарий.

Россиядә яшьләр, гадәттә, эшче һөнәрләренә өйрәтә торган урта һөнәри белем бирү йортларына түгел, ә югары уку йортларына өстенлек бирә. Шул ук вакытта югары уку йортын тәмамлаучылар тәҗрибәләре һәм практик белемнәре булмау сәбәпле, эшкә урнашканда авырлыкларга очрый. Шул ук вакытта эш бирүчеләргә эшче куллар җитми, диде Зубарев.

Дефицит һөнәрләр исемлеге парламентарийның бердәнбер инициативасы түгел. Ул урта һөнәри белем бирү оешмаларында мәгариф программасын яңартырга, уку йортлары һәм эш бирүчеләр арасында элемтәне җайларга, шулай ук эшче һөнәрләренең абруен күтәрү өчен бик зур реклама капманиясе үткәрергә кирәк дип тәкъдим итте.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев