Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиядә даруларга бәя артачак

Бер кап даруның үзкыйммәте уртача 80 тиенгә артачак.

 

Россиядә даруларга бәя артачак. Бу мәҗбүри маркировкалау белән бәйле. Бу хакта “Российская газета” яза.

Дару җитештерүчеләр мәҗбүри маркировка кертү ничә сумга төшәчәген санап чыгарган. Бер кап даруның үзкыйммәте уртача 80 тиенгә артачак. Әлеге мәгълүмат криптосаклау һәм маркировка кертү мәсьәләләре буенча Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган киңәшмәдә әйтелде. 

Якын арада маркировка таләпләре даруханәләрнең лицензия документларына кертеләчәк. Маркировканы кертү якынча 100 млн сумга төшәчәк. Нәтиҗәдә бер кап даруның үзкыйммәте 80 тиенгә, ә криптокод бәясе белән 1,3 сумга артачак.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев