Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиядә өч елда пенсия 18 процентка артачак

Россия Пенсия фонды бюджеты проектына пенсиянең өч ел эчендә 18 процентка артуы кертелгән.

Бу хакта Россия Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздовның Бәйсез профсоюзлар федерациясе генераль советы утырышында сөйләгән сүзенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Дәүләт Думасы Пенсия фонды бюджетын беренче укылышта кабул итте. Анда өч елга пенсиянең инфляциядән югарырак булуы турындагы позиция салынган», - дип аңлатты ул шул ук вакытта.

23 октябрьдә Дәүләт Думасы Пенсия фондының өч еллык бюджетын кабул итте. 2020 елда аның дефициты 118,4 млрд сум тәшкил итәргә тиеш, 2021 елда - 28,5 млрд сум, 2022 елда 18,5 млрд сум профицит каралган.

Федераль бюджеттан трансфертлар 2020 елда 3 трлн 239 млрд сум булачак, 2021 елда - 3 трлн 216 млрд сум һәм 2022 елда - 3 трлн 191 млрд сум .

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев