Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиядә быел грипп эпидемиясе булмаска мөмкин

Битлек режимы гамәлдән чыгарылса, грипп кире кайтырга да мөмкин, әмма бу очракта вакцинация ярдәм итәчәк, дип искәртте табиб-иммунолог Владислав Жемчугов.

Россия быел коронавирус инфекциясенә каршы көрәшү өчен кертелгән профилактика чараларын үтәүне дәвам иткән очракта грипп эпидемиясен булдырмый калырга мөмкин. Бу хакта ТАСС агентлыгы аеруча куркыныч инфекцияләр буенча белгеч, табиб-иммунолог, медицина фәннәре докторы Владислав Жемчуговка сылтама белән хәбәр итә.

«Мин грипп коронавирустан "куркыр" һәм килмәс дип уйлыйм. Бер генә грипп эпидемиясе вакытында да эпидемиягә каршы мондый чаралар күрелмәде. Битлекләр һәм изоляция аркасында грипп гомумән таралмады», - диде эксперт.

Шул ук вакытта, битлек режимы гамәлдән чыгарылса, грипп кире кайтырга да мөмкин, әмма бу очракта вакцинация ярдәм итәчәк. «Әгәр битлек режимын гамәлдән чыгарсак, быел грипп килергә мөмкин. Моның бер куркынычы да юк, без аны күп кичердек инде. Гриппка каршы прививка ясаячаклар», - диде ул һәм грипп белән коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация арасында бер ай булырга тиешлеген искәртте.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X