Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиядә бәясе 3 млн сумнан арткан торак сатканда салымны гамәлдән чыгарырга мөмкиннәр

Россиядә торак сатып яңасын алган вакытта керемгә исәпләнә торган салым суммасының күләме үзгәрергә мөмкин.

Ул 1 миллион сумнан 3 миллион сумга кадәр артыр дип көтелә. Бу турыда «Известия» басмасы РФ Премьер-министры Михаил Мишустин адресына җибәрелгән тәкъдимгә сылтама белән хәбәр итә.

Тәкъдимне эшләгән федераль компаниядә аңлатуларынча, хәзер фатирлар һәм шәһәр читендәге йортларны сатып алып, аларны яңадан 5 ел эчендә саткан вакытта салым алына. Ә бердәнбер торак саткан очракта – өч ел эчендә. Әмма соңгы елларда торак бәяләре үсешен исәпкә алып (уртача +60 процент), – бу сумманың күләме җитәрлек түгел.

Шул рәвешле, әлеге сумманы арттыру торак сатып алганда чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Тәкъдим Россия Хөкүмәте Аппаратына кертелгән һәм Финанс министрлыгына җибәрелгән.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев