Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиядә бизнес ачу өчен 250 мең сум акча алу мөмкинлеге бар

Авыл кешеләренең әлеге акчага теплица төзү, терлек яки кош-корт, авыл хуҗалыгы техникасы (һ.б.) сатып алу мөмкинлеге бар.

Россиялеләрнең үз бизнесларын ачу өчен, социаль килешү төзеп, 250 мең сум күләмендә акча алу мөмкинлеге бар. РФ хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Ольга Баталина «Российская газета»га биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Бу — башлангыч капитал. Аңа, мисал өчен, өс һәм аяк киемнәре тегү һәм ремонтлау буенча гаилә остаханәсе ачарга мөмкин. Яки бу акчага зур булмаган кондитер цехы төзеп була. Кемдер чәчтарашханәгә җиһазлар сатып алырга мөмкин», — дип искәртте ул.

Министр урынбасары сүзләренчә, авыл кешеләренең әлеге акчага теплица төзү, терлек яки кош-корт, авыл хуҗалыгы техникасы (һ.б.) сатып алу мөмкинлеге бар.

Быелдан социаль килешү буенча шәхси ярдәмче хуҗалыкка ярдәм итү өчен акча алырга да була. Бу очракта аның күләме азрак — 100 мең сум тәшкил итә. Өстәвенә, аны алучы кеше үзмәшгуль буларак теркәлергә тиеш, диде Баталина.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X