Аксубаево
  • Рус Тат
  • Россиядә берничә вирустан саклый торган вакциналар өчен мәйданчыкны сыный башладылар

    Гамалея исемендәге үзәк «Спутник V» вакцинасын даими теркәүгә документлар биргән.

    Гамалея исемендәген Эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге белгечләре платформаны алга таба берничә төрле патогеннардан саклый алачак вакциналар өчен мәйданчыкны тикшерә башлады. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе үзәге директоры — академик Александр Гинцбург сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

    «Хәзер маймылларда сынала башлаган вакцина турында сүз бара. Бу технологиянең мәгънәсе бер үк чирнең төрле штаммнарыннан яки кеше популяциясендә бер үк вакытта циркуляцияләүче төрле вируслардан берьюлы [кешене] якларга мөмкин булуда», — дип аңлатты тикшеренүче.

    Шул ук вакытта Гинцбург шундый мисал китерде: «Грипп һәм коронавирусның төрле антигеннары бергә кушылу да мөмкин».

    Моннан тыш, галим биология фәннәре докторы Алексей Грановскийга сылтама белән язган Mash басмасының «Спутник V» вакцинасы йогынтысын көчәйтә торган өстәмәләрне маймылларда сынау турындагы мәгълүматны кире какты. Аның сүзләренчә, нәкъ менә яңа мәйданчык сынала, аның Covid-19 каршы препаратка бернинди дә катнашы юк.

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: