Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиядә беренче цифрлы исәпкә алу

2020 елның октябрендә Россия Федерациясе территориясендә Бөтенроссия халыкны исәпкә алу (ВПН-2020) узачак.

Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүгә әзерлек буенча беренче чираттагы чараларның ничек гамәлгә ашуы хакында Аксубай статистика бүлекчәсенең җитәкче белгеч-эксперты Лидия Иванова бәян итә.

– Районда ВПН-2020 не үткәрү өчен район башлыгы Камил Гилманов җитәкләгән махсус комиссия оешты. Агымдагы елның 1 октябренә районның барлык торак пунктларында да адреслы хуҗалыклар торышын тикшерү үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча урам исемнәре белән 29 аншлаг урнаштыру яки алмаштыру һәм 3753 өйгә номерлар билгеләү таләп ителә.

Мәгълүматлар базасын – йорт адреслары исемлеген булдыру исәпкә алуга әзерлекнең мөһим моменты булып тора. Йорт адреслары исемлеген актуальләштерү ике этапта узды: беренчесендә – өйләрнең административ мәгълүматлар, ә нәкъ менә Федераль адреслы мәгълүматлар системасы (ФИАС) белән тәңгәл килүе буенча эш алып барылды; ә икенчесендә – теркәүчеләр адресларны ачыклады. Алар йортлар адреслары исемлегенә һәм картографик материалга төгәллек кертте.

Актуальләшкәннән соң Аксубай районында барлыгы 10680 йорт ачыкланды. Исемлеккә гражданнар яшәрлек булган яки вакытлыча яшәгән өйләр дә кертелде. Исемлекләрне актуальләштерү барышында алынган мәгълүмат 2020 елда Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүне оештыру планын эшләү өчен нигез булып тора. Аны төзегәндә район территориясе санау һәм исәпкә алу участокларына бүленәчәк.

– Лидия Васильевна, сөйләп китегез әле, исәпкә алу процедурасы ничек үтәчәк?

– Сан алуны үткәрүгә районда 80гә якын кеше җәлеп ителәчәк. Исәпкә алучыларны тану өчен аларның махсус экипировка һәм таныклыгы, паспорты булачак. Таныклык паспортны күрсәткәндә генә гамәлдә. 2020 ел халыкны исәпкә алу күп яклап уникаль булачак. Киләсе 2020 елда халык санын алу яңача — цифрлы форматта узачак.

Җанисәптә төп игътибар яңа технологияләрне куллануга биреләчәк: халыкның «Дәүләт хезмәтләре» (Госуслуги) порталындагы электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыруы, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә халык санын алу мөмкинлеге, шулай ук кәгазь бланклар урынына планшетлар куллану. Әлеге яңалыклар ярдәмендә исәпкә алу процессы тагын да уңайлырак булачак, шулай ук җыелган мәгълүматның сыйфаты сизелерлек артачак. Киләсе елның 1-25 октябрендә һәр кеше «Дәүләт хезмәтләре» порталында «Халык санын алуны узарга» бүлеген сайлап, мөстәкыйль рәвештә Интернет аша исәпкә алу уза алачак.

Шул ук вакытта электрон анкетаны үзеңә генә түгел, һәммә гаилә әгъзаларына да тутырырга була. Интернет аша халык санын алуны күпфункцияле үзәктә дә узарга мөмкин булачак, анда килгән кешеләр өчен Интернетка тоташтырылган компьютерлар куелган. Онлайн-җанисәпнең һәр катнашучысы санлы код алачак, сез аны исәпкә алучыга атарга тиеш буласыз. 

Фото  Аксубай статистика бүлекчәсе архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев