Аксубаево
  • Рус Тат
  • Россиядә бер тәүлектә Covid-19 белән хастаханәгә эләгүчеләр 19 процентка кимегән

    Хастаханәләрдә 14 324 авыруны дәвалап чыгарганнар.

    Тәүлек эчендә Россиядә коронавируслы 1 058 кешене хастаханәгә салганнар, бу узган көн белән чагыштырганда 27,2 процентка кимрәк. Бу хакта Федераль оператив штаб хәбәр итә.

    Хастаханәләрдә 14 324 авыруны дәвалап чыгарганнар. Ковид белән чирләүчеләрнең 9 434 яңа очрагы ачыкланган. Бигрәк тә Санкт-Петербургта (628), Мәскәүдә (497) һәм Мәскәү өлкәсендә (214) теркәлгән авыручылар күп теркәлгән.

    Шулай ук бер көн эчендә коронавирус инфекциясеннән 213 үлем очрагы расланган.

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: