Аксубаево
  • Рус Тат
  • Россиядә аз тозлы икмәк чыгара башлаячаклар

    Роспотребнадзор икмәк пешерү өчен яңа тәкъдимнәрне карый.

     

    Тиздән Россиядә сатуда тоз микъдары түбән булган икмәк булырга мөмкин. Бу кулланучыларга балансланган рационны формалаштыруда ярдәм итү өчен эшләнәчәк. Бу турыда Федераль тикшеренү үзәгенең азык-төлек һәм биотехнологияләр буенча урынбасары Алексей Камбаров сөйләде, дип яза «Известия».

    Фәнни-тикшеренү институтының икмәк пешерү сәнәгате һәм Федераль тикшеренү үзәгенең туклану һәм биотехнологияләр буенча яңа тәкъдимнәр проекты Роспотребнадзорда карала. Документ икмәк тозын 15 процентка киметергә тәкъдим итә.

    "Икмәк - көн дәвамында тоз алына торган төп чыганакларыннан берсе. Камыр продукциясен көнгә уртача дүрт тапкыр кулланалар, шуңа күрә анда тоз күләмен киметү мөһим", — диде Алексей Камбаров.

    Хәзерге вакытта 100 грамм батонда 1,1 грамм тоз бар — яңа икмәктә бу күрсәткеч 0,9 грамм тәшкил итәчәк. Экспертлар сүзләренә караганда, бу икмәк тәмендә дә, җитештерү процессында да чагылыш тапмаячак.

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: