Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиядә 80 меңнән артык укучы резерв көннәрендә БДИ тапшырачак

Резерв көннәре 17 июньдә башлана һәм 1 июльдә төгәлләнә.

 

Россиядәге 80 меңнән артык укучы төп срокның резерв көннәрендә Бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак. Ул 17 июньдә башлана һәм 1 июльдә төгәлләнә. Бу хакта Рособрнадзорның матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Резерв көннәре 17 июньдә география һәм әдәбият имтиханнарыннан башлана. 18 июнь – тарих һәм физика, 20 июнь – биология, информатика һәм химия, 24 июнь – база һәм профильле математика, 26 июнь – рус теле, 27 июнь – чит телдән сөйләм имтихан, 28 июнь – җәмгыять белеме буенча һәм чит телдән язмача имтихан бирү өчен резерв көннәр. Барлык предметлар буенча БДИ бирү өчен резерв көне 1 июльдә төгәлләнә”, - диелә хәбәрдә.

Бу көннәрдә үз нәтиҗәләрен арттырырга телгән узган еллардагы чыгарылыш укучылар да Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра ала. Моннан тыш, авыру яки башка сәбәпләр аркасында төп вакытта тапшыра алмаган 11 сыйныф укучылар да имтиханга килә ала. Шулай ук аттестат алу өчен тиешле баллар җыя алмаганнарга да бу көнне имтихан тапшыру мөмкинлеге бар.

  • БДИ тапшыруның төп чоры 27 майда география һәм әдәбият имтиханнары белән башланды. 2019 елда сайланма фәннәр арасында беренче урында җәмгыять белеме, икенчедә – төгәл-табигый фәннәр: физика, химия һәм биология.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев