Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россия югары уку йортларында кабул итү кампаниясе 20 июньнән башлана

Россия Мәгариф министрлыгы югары уку йортларына кабул итү үзенчәлекләре турында документ әзерләде.

Россия югары уку йортларында кабул итү кампаниясе 20 июньнән башлана. Россия Мәгариф министрлыгы югары уку йортларына кабул итү үзенчәлекләре турында документ әзерләде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

«БДИ нәтиҗәләре, шулай ук мәгариф оешмалары тарафыннан мөстәкыйль рәвештә үткәрелә торган керү сынаулары буенча укырга керүчеләрдән документлар кабул итү 29 июльдә төгәлләнә. Конкурс исемлекләре 2 августтан да соңга калмыйча басылып чыгарга тиеш», — диделәр министрлыкта.

Абитуриентлар почта элемтәсе аша, электрон формада югары уку йортларының мәгълүмати системасы аша, шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында «Югары уку йортына онлайн керү» суперсервисы аша документлар тапшыра ала.

Махсус квота буенча укырга керүчеләрне, керү сынауларыннан башка һәм максатчан квота буенча кабул итү 4 августтан да соңга калмыйча төгәлләнергә тиеш. 

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев