Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россия югары уку йортлары онлайн-укуга күчү карарын мөстәкыйль рәвештә кабул итәчәк

Барлык студентлар да битлектән булырга тиеш, дип искәртә Валерий Фальков.

Санитар-эпидемиология вәзгыяте начарайган очракта, Россия субъектларындагы югары уку йортлары дистанцион укуга күчү турындагы карарны мөстәкыйль рәвештә кабул итәчәк. Бу хакта РФ Фән һәм югары белем министры Валерий Фальковка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Эпидемиологик хәл начарланса, төбәкләрдә тиешле карарлар кабул ителәчәк», — дип билгеләп үтте ул «Россия-1» телеканалына биргән интервьюсында.

Журналистларның сорауларына җавап биреп, министр аудиторияләрдәге студентлар саны чикләнмәячәк, дип белдерде. Әмма алар барысы да битлектән булырга тиешлеген искәртте Фальков.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев