Россия тугыз ил белән авиаэлемтәне яңартачак
22 июньнән Төркия белән тулы масштаблы авиаочышларны торгызуның максатчанлыгы турында карар кабул ителде.
Россиядә коронавирус йогышына каршы көрәш буенча Федераль оператив штаб 22 июньнән Төркия белән тулы масштаблы авиаочышларны торгызуның максатчанлыгы турында карар кабул итте. Бу хакта брифингта РФ вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр итте.
«Безнең белгечләр бәяләвенчә, бу мәсьәлә буенча барлык кызыксынган федераль башкарма хакимият органнары тарафыннан фикер алышуны һәм тулысынча карауны исәпкә алып, оператив штаб утырышында агымдагы елның 22 июненнән Төркия Республикасы белән авиация элемтәсен торгызуның максатка ярашлы булуы турында карар кабул ителде», — диде ул.
ТАСС хәбәр иткәнчә, вице-премьер оператив штаб шулай ук АКШ, Италия, Кипр һәм Төньяк Македония, Бельгия, Болгария, Иордания, Ирландия белән авиаэлемтәләрне яңартырга карар кылганлыгын әйтте.
Голикова ачыклаганча, Россия белән берничә ил арасында, шул исәптән АКШ арасында авиаэлемтәне яңарту турында оператив штаб тарафыннан кабул ителгән карарлар 28 июньдә үз көченә керәчәк.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев