Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Россия тәмнәре» конкурсында «Какланган татар казы» өчен тавыш бирергә була

Каз ите файдалы, аның маенда холестерин юк диярлек, ул аксымнарга һәм макроэлементларга бай.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Агро Лидер» авыл хуҗалыгы җитештерү-сату кулланучылар кооперативы «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына «какланган татар казын» тәкъдим итте. «Вкусы России» сайтында 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр халык тавыш бирүе бара. Бу турыда министрлык хәбәр итә.

Какланган каз өчен биредә тавыш биреп була.

Какланган каз — Идел буе һәм Урал төрки халыкларының (татарлар, башкортлар һәм башкалар) классик милли ризыгы. Бу үзенчәлекле продукт, аны әзерләү рецептлары гаиләләрдә буыннан-буынга тапшырыла. Какланган каз ите бик тәмле, авызда эреп китәрлек була. Ул, гадәттә, бәйрәм табынына бирелә, теләсә нинди бәйрәм уңаеннан затлы күчтәнәч булып санала, диелә бу хәбәрдә.

Туралган какланган каз кисәкләре куе кызыл — рубин төсендә, итенең структурасы тыгыз, аңа тәмле булып тоз сеңгән була. Барлык продукция вакуумлы төргәкләргә төрелгән.

Каз ите тәмле генә түгел, файдалы да, шул ук вакытта, каз итенең маенда холестерин юк диярлек. Ул аксымнарга һәм макроэлементларга бай. Аның төп өстенлеге — алар экологик чиста районда үстерелгән һәм табигый азык белән симертелгән яшь авыл казлары, шулардан искиткеч тәмле деликатес килеп чыга, диелә министрлык хәбәрендә.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: https://agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев