Аксубаево
  • Рус Тат
  • «Россия тәмнәре» бәйгесендә татарча какланган үрдәк ите өчен тавыш бирергә мөмкин

    «Ул хаклы рәвештә милли бәйрәм өстәленең патшабикәсе булып санала», дип саный белгечләр.

    Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына «Татарча какланган үрдәк ите»н тәкъдим итте. Аны «Кәүсәр» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативында җитештерәләр. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

    «Татар ризыклары арасында танылган „Каклаган үрдәк“ аерым урын алып тора. Ул хаклы рәвештә милли бәйрәм өстәленең патшабикәсе булып санала. Үрдәкнең чи килеш какланган түш ите хуш исле, тәмле булуы белән, текстурасы белән дә үзенә җәлеп итә. Каклау өчен үрдәкнең сөяктән кул белән аерып алынган иң йомшак ите кулланыла», диелә бу хәбәрдә.

    Үрдәкләрне фермерлар, гормональ препаратлар һәм үсеш стимуляторлары кулланмыйча, Татарстан Республикасының экологик чиста районнарында натураль бөртекле ашлык ашатып үстерәләр.

    Үзенчәлекле традицион рецепт буенча һәм заманча технологияләр кулланып какланган үрдәк ите киптерелгән итнең барлык файдалы үзенчәлекләренә ия: анда барлык төр протеиннар, витаминнар һәм микроэлементлар күп, һәм, иң мөһиме — ул тулысынча хәләл продукт традицияләренә туры килә.

    «Вкусы России» сайтында 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр халык тавыш бирүе дәвам итә. Какланган үрдәк өчен тавышны сылтама аша кереп биреп була.

     

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: