Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россия төбәкләрендә балалар травматизмын кисәтү үзәкләре барлыкка киләчәк

Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы утырышында шундый йөкләмә биргән.

 

Иминият компанияләре катнашында булдырылган балалар травматизмын профилактикалау үзәкләре Россиянең барлык субъектларында да барлыкка килергә тиеш. Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы утырышында шундый йөкләмә биргән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Балалар травматизмын кисәтү үзәкләре үзләрен яхшы тәкъдим итте. Алар 38 төбәктә иминият җәмгыятьләре катнашында оештырылган. Мондый үзәкләр Федерациянең һәр субъектында булырга тиеш дип уйлыйм, — дигән дәүләт башлыгы. - Хөрмәтле хезмәттәшләр, моңа игътибар итүегезне сорыйм».

Шул ук вакытта Владимир Путин юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү дәүләтнең төп бурычы булып калуын әйтте. «Даими рәвештә агарту эшләре алып барырга кирәк, шул исәптән үсеп килүче буын өчен дә», — дигән ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев