Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россия төбәкләре авыл хезмәтчәннәренә ковидтан вакцина алу өчен гариза язарга тиеш

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында беренче чиратта, сугым, эшкәртү һәм сортларга аеру цехлары хезмәткәрләренә прививка салырга кирәклеген әйттеләр.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә коронавирустан вакцина ясарга йөкләде. Шуңа агросәнәгать идарәсенең төбәк органнары кыска вакытта вакцина дозасы күләме буенча гариза язарга тиеш. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Субъектларга даими мониторинг оештырырга һәм профилактика чараларын көчәйтергә кирәк. Беренче чиратта, сугым, эшкәртү һәм сортларга аеру цехлары хезмәткәрләренә вакцинация үткәрергә кирәк», — диде Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов.

 Аның сүзләренчә, узган ел тармакның өзлексез эшләвен тәэмин итү һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү темпларын саклап калу мөмкин булды. Хәзерге вакытта вазгыять тотрыклы дип бәяләнә, әмма эпидемиологик куркыныч элеккечә саклана, диде Джамбулат Хатуов.

Татарстанда вакцинация 57 медицина оешмасында уздырыла. Аерым алганда, республиканың барлык үзәк хастаханәсендә, Казанның 13 медицина учреждениесендә, Чаллыдагы ике поликлиникада, шулай ук Түбән Кама һәм Әлмәт поликлиникаларында.

«Спутник V» вакцинасы кеше аденовирусының рекомбинант кисәкчәләреннән гыйбарәт, аларда коронавирус тышчасының S-аксымы бар, аңа карата антитәнчекләр барлыкка килә. Вакцинада Covid-19 китереп чыгара торган коронавирус юк, шуңа күрә прививкадан соң авырып китү мөмкин түгел.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X