Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россия Президенты коронавирустан прививка ясатырга өнди

Шул очракта гына быел көзгә Россия гражданнарының күмәк иммунитетын формалаштырып булачак, дип искәртте Президент.

Коронавирус инфекциясе таралуны туктату өчен, Россия халкына Covid-19дан вакцинация узарга кирәк. РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында әнә шундый чакыру белән чыгыш ясады.

«Зинһар, тагын бер кат Россия гражданнарына чакыру белән мөрәҗәгать итәм, прививка ясатыгыз. Шулай гына без үлем куркынычы булган эпидемияне туктата алабыз. Икенче юл начар — ахыры аянычлы булган чир белән авыру», — диде Путин.

Россия халкының коронавирустан прививканы бөтен җирдә ясату мөмкинлеге булу зарур. Шулай итеп кенә быел көзгә Росси гражданнарының күмәк иммунитетын формалаштырып булачак, дип искәртте Президент.

Татарстанда коронавирустан күпләп вакцинация башланды. Республикада һәр кеше яшәү урыны буенча сырхауханәдә дә, шулай ук сәүдә үзәкләрендә урнашкан вакцинация пунктларында да Covid-19дан прививка ясата ала.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев