Аксубаево
  • Рус Тат
  • Россия поездлары һәм самолетлары югары тизлекле интернет белән тәэмин ителергә мөмкин

    Россия поездлары һәм самолетларын югары тизлекле Интернет белән тәэмин итәргә планлаштыралар, дип яза "Известия".

    Беренче эксперименталь участокны 2022 елга кертергә планлаштыралар. Башлангыч этапта белгечләр ун ретранслятордан сегмент булдырачак, һәрберсенең гамәлдә булу радиусы - 150 км, транспортның үзендә кабул итү-тапшыру җайланмалары урнашачак. Әлеге җайланма ярдәмендә пассажирлар гадәти элемтә интерфейсы аша Интернетка тоташа алачак, дип сөйли проектны эшләүчеләр.

    Яңа чыбыксыз система белән җир өсте һәм һава транспортын тәэмин итәргә телиләр.

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: