Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россия Пенсия фондында пенсияләрне исәпләгәндә хаталар җибәрү сәбәбен атадылар

Хезмәт кенәгәсендә вазифаны дөрес язмау, тиешле мөһернең куелмавы аркасында пенсиянең күләме үзгәрә ала.

Түләүләрнең күләменә хезмәт кенәгәсендә вазифаның дөрес язылмавы яисә мөһер булмавы йогынты ясый. Документлардагы хаталар пенсиянең дөрес исәпләнмәвенә китерә.

Белгечләр барлык документларны тикшерсен һәм кирәк була калса, кешенең элеккеге эш урынына, архивка яисә башка дәүләтнең социаль тәэмин итү органына сораулар җибәрсен өчен, гражданнарга Пенсия фондына алдан мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу хакта ТАСС яза.

«Булачак пенсионерларның документлары белән проблемалар килеп чыкмасын өчен, Россиянең Пенсия фонды шәхси исәпкә алу системасын һәм электрон сервисларны актив рәвештә җәелдерә», — дип белдерәләр Пенсия фондыннан. 

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев