Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россия Оборона министрлыгы коронавируска каршы вакцинаны сыный

Клиник сынауларны Оборона министрлыгының 48нче Үзәк фәнни-тикшеренү институты базасында оештыру күздә тотыла.

РФ Оборона министрлыгы яңа төрдәге Covid-19 коронавирусына каршы Россиядә җитештерелгән вакцинаны клиник сынау өчен хәрбиләр арасыннан иреклеләр сайлап алды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Алар барлыгы 50 хәрби хезмәткәр, шуларның бишесе – хатын-кыз. Бөтенесе дә тикшеренү һәм тест узган», - дип искәртә агентлык хәрби ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Сынауларны Оборона министрлыгының 48нче Үзәк фәнни-тикшеренү институты базасында үткәрү күздә тотыла. Аңа кадәр биредә Эбола бизгәге һәм Якын Көнчыгыш респиратор синдромына (MERS) каршы вакциналар сынау узган, дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Иреклеләрнең беренче төркеме тикшеренү һәм экспериментка әзерләнү өчен институтка инде иртәгә үк, 3 июньдә киләчәк.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев