Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россия мәктәпләрендә бертуган балаларның бергә уку хокукы рәсми рәвештә расланды

Россия Президенты Владимир Путин бертуган балаларның бергә уку хокукын раслады. Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Владимир Путин шул турыдагы законга кул куйган. Бу документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылып чыккан.

Документтан аңлашылганча, кечкенә балаларны бакча һәм мәктәпкә урнаштырган вакытта, беренче чиратта, абый-апалары укый торган учреждениеләргә өстенлек биреләчәк.

Бу - балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү, гаиләне ныгыту, күпбалалык институтын камилләштерүдә зур роль уйнаячак, диелә хәбәрдә.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев