Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россия Мәгариф министрлыгы югары уку йортларына керү имтиханнары вакытын күчерә

Барлык абитуриентларны югары уку йортларына августның икенче яртысында кабул итү планлаштырыла.

Россия Мәгариф һәм югары белем бирү министрлыгы югары уку йортларына керү имтиханнарының вакытын күчерергә карар кылды. Бу хакта РФ Мәгариф һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков «Россия-24» телеканалында «Диалог» программасына интервьюда хәбәр итте.

«Срокларны күчерәчәкбез, - диде Фальков. - Без мәктәпне тәмамлаучылар БДИны кайчан тапшыруларына, ике-өч яки дүрт атнага соңрак тапшырачаклармы, шуңа караячакбыз. Аннары документларны, шул исәптән онлайн-технологияләр ярдәмендә дә, кабул итүне оештырабыз».

РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы элек югары уку йортлары документларны 20 июньнән дә соңга калмыйча кабул итә башларга тиеш иде, диде. Ул шулай ук барлык абитуриентларны да югары уку йортларына августның икенче яртысында кабул итү планлаштырыла, дип өстәде. «Шулай да база сценарие буенча. Уку елын 1нче сентябрьдә башларга иде», - дип искәртте Фальков.

«Без моны вазгыятькә бәйле рәвештә күрербез. Әйдәгез, хәзер апрель аен үткәрик һәм нинди динамика булуын карыйк, чөнки хәтта компетентлы белгечләрнең бәяләре дә әлегә аерыла», — дип дәвам итте ул.

Шул ук вакытта Фальков «министрлык үзе өчен эш сценарие сыйфатында укырга керү имтиханнарын гамәлдән чыгаруны карамый», дип ышандырды.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев