Аксубаево
  • Рус Тат
  • Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп программасына яңа фәннәр кертүне планлаштырмый

    Сергей Кравцов киләсе уку елында мәктәп укучылары өчен укуда үзгәрешләр көтелми дип ышандырды.

    Россия Мәгариф министрлыгы киләсе уку елында мәктәп программасына яңа фәннәр кертүне планлаштырмый. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов «Большая перемена» онлайн-фестивале барышында әйтте. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

    «Киләсе уку елында ниндидер яңа фәннәр һәм программалар көтәргә кирәкми, барысы да гадәттәгечә булачак. Барлык үзгәрешләр алдан хәбәр ителәчәк», — диде мәгариф министры.

    Кравцов мәктәп белем бирү системасында җитди үзгәрешләр тарафдары булмавын да әйтте.

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: