Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россия Кораллы Көчләре сафларыннан демобилизацияләнгән Аксубай солдатларын ветераннар каршы ала

Узган елның язында Россия Армиясенә чакырылган егетләр өйләренә кайта башлады.

Районда беренчеләрдән булып туган авылларына Евгений Тиманов (Яңа Чуаш Адәмсуыннан) һәм Сергей Егоров (Емелькинодан) әйләнеп кайттылар. Солдатларны әти-әниләре һәм якыннары белән бергә Аксубай районының “Сугыш хәрәкәтләре һәм хәрби хезмәт ветераннары бердәмлеге” ветераннар иҗтимагый оешмасы вәкилләре дә каршы алды.

Ветераннар хәрәкәте җитәкчесе Виталий Маркин егетләрне җылы сәламләде, хезмәт көннәре, киләчәккә планнары белән кызыксынды. Ул билгеләп үткәнчә, демобилизацияләнгән солдатларның бердәмлекне тулыландыруы ветераннар иҗтимагый хәрәкәтенә яңа импульс бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев