Аксубаево
  • Рус Тат
  • Россия көнен футбол һәм концерт белән билгеләп үтәчәкләр

    Районда Россия көненә багышланган бәйрәм чаралары 12 июньдә узачак.

    10.00 сәгатьтә яшьләр үзәге янындагы төп спорт мәйданчыгында депутатлар, җирлек башлыклары, Совет  һәм Башкарма комитет аппараты арасында мини-футбол буенча турнир узачак.

    11.00 сәгатьтә Үзәк паркта Россия көненә багышланган бәйрәм концерты башлана. Аксубайлыларны район башлыгы Камил Гилманов тәбрикләячәк, шунда ук флеш-моб, «триколор тасмасы» акциясе һәм бәйрәм концерты булачак.

    Россия көнендә районның барлык авыл җирлекләрендә дә дәүләт бәйрәменә багышланган бәйрәм концертлары узачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: