Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россия Хөкүмәте урман янгыннарына каршы көрәшкә өстәмә акча бүлеп бирде

Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин шул хактагы боерыкны имзалады.

Россия Хөкүмәте урман янгыннарына каршы көрәшү өчен тагын 2,7 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирде.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Министрлар Кабинетының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Төбәкләргә урман янгыннарына каршы көрәшү өчен өстәмә рәвештә 2,7 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин шул хактагы боерыкны имзалады», — диелә хәбәрдә.

Акчаның зур өлеше — 1,9 миллиард сум — янгыннарны сүндерүгә сарыф ителәчәк. Аны вазгыять аеруча катлаулы булган 27 төбәк алачак.

Калган сумма Россиянең тагын 46 төбәгендә янгын куркынычын мониторинглау чараларын финанслау чараларына юнәлдереләчәк. Мондый күзәтүләр авиация һәм җирдә патрульлек итү ярдәмендә үткәрелә һәм утның таралуын булдырмаска ярдәм итә.

10 июньдә узган Хөкүмәт утырышында резерв фондыннан финанслар бүлеп бирү турындагы мәсьәлә каралды һәм хуплау тапты.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев