Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россия Хөкүмәте мәктәп укучыларына президент акчасын түләүне икенче августтан раслады

Укучыларның ата-аналары 10 мең сум акча алачак.

Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин икенче августтан мәктәп укучыларына президент түләүләрен бирү турындагы карарны имзалады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Кичә Мишустин хәбәр иткәнчә, 2 августтан укучылар өчен 10 мең сумга күчерә башларга техник яктан барысы да әзер.

«2 августтан укучыларның ата-аналары президент боерыгы нигезендә бервакытлы 10 мең сум акчаны ала башлаячак. Бу карарны Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин имзалады», диелгән Министрлар Кабинеты хәбәрендә.

Билгеләп үтелгәнчә, Дәүләт хезмәтләре порталы июль башында түләүләрне алырга хокукы булган 12,5 миллион ата-анага хәбәр таратты. Элегрәк портал аша гариза җибәрмәгән һәм президент түләүләре турында хәбәр алмаган кулланучылар Дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль рәвештә гаризаны тутыра ала, дип ачыклык кертелә.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X