Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россия Хөкүмәте медицина хезмәткәрләренә түләү өчен тагын 69 млрд сум бүлеп бирәчәк

Министрлар Кабинеты башлыгы Сәламәтлек саклау министрлыгына һәр төбәктә акчаларның вакытында һәм тулы күләмдә керүен контрольдә тотарга кушты.

Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча, Хөкүмәт медицина хезмәткәрләренә өстәмә рәвештә 69 млрд сум акча юнәлдерәчәк, дип белдерде Министрлар Кабинеты башлыгы Михаил Мишустин, дип хәбәр ителә РФ Хөкүмәте Telegram-каналында.

«Вакыйгалар үсешен кискен ноктага кадәр булдырмау һәм инфекция таралуны туктату өчен бөтен көчне куярга кирәк»,-диде Премьер-министр коронавирус буенча Координация советы утырышында.

Ул соңгы атнада авыручылар саны һәм медицина учреждениеләренә йөкләнеш арта баруына игътибар итте. Мишустин медицина хезмәткәрләренең инде ел ярымнан артык туктаусыз диярлек коронавируслы пациентлар турында кайгыртуларын искәртте.

Министрлар Кабинеты башлыгы Сәламәтлек саклау министрлыгына шулай ук һәр төбәктә акчаларның вакытында һәм тулы күләмдә керүен контрольдә тотарга кушты.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев