Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россия Хөкүмәте беренче чиратта кирәкле товарлар исемлеген раслады

Исемлек РФ Президенты указын үтәү өчен расланган. Аның нигезендә эш көне булмаган атна халыкны азык-төлек продуктлары һәм беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итә торган оешмаларга кагылмый.

РФ Хөкүмәте ил территориясендә Covid-19 коронавирусы таралуын кисәтүгә бәйле рәвештә беренче чиратта кирәкле товарлар исемлеген (анда азык-төлек продуктлары керми) раслады. Документ Министрлар Кабинеты сайтында дөнья күргән.

Исемлек 23 позицияне үз эченә ала. Алар арасында балалар өчен товарлар; сабын һәм юа, чистарта, шомартып ялтырата торган чаралар; санитар-гигиена эшләнмәләре һәм туалет кирәк-яраклары; шәхси саклану чаралары: медицина эшләнмәләре һәм дезинфекция чаралары; хайваннар өчен товарлар; бензин, дизель ягулыгы, газ; автозапчастьләр, шул исәптән майлау материаллары, шиннар, покрышкалар, камералар; электр җиһазлары; кабель продукциясе; көнкүреш приборлары; компьютер, электрон һәм оптик җиһазлар; бакча әйберләре һәм кирәк-яраклары; төзелеш, бизәкләү материаллары һәм кораллары; санитар-техник эшләнмәләр, янгынны кисәтү һәм янгын сүндерү өчен товарлар; басма матбугат чаралары; мәетне күмү өчен кирәк-яраклар бар. Исемлеккә шулай ук шырпы, шәм, күзлек, линза һәм аның аерым өлешләре, тәмәке продукциясе һ.б. кергән.

Документта билгеләп үтелгәнчә, исемлек РФ Президенты указын үтәү өчен расланган. Аның нигезендә эш көне булмаган атна халыкны азык-төлек продуктлары һәм беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итә торган оешмаларга кагылмый. Санитар-эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә, төбәкләр әлеге исемлекне тулыландыра ала.

Шунысын да искәртик: киләсе атна Россиядә яңа төрдәге коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү өчен эш көне булмаган атна дип игълан ителде. Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча республика штабы тараткан белешмәлектә сәүдә һәм төрле хезмәтләр күрсәтә торган объектларның эш тәртибе күрсәтелгән.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев