Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россия Хезмәт министрлыгы эшләми торган атнада хезмәт өчен түләү шартларын аңлатты

Хезмәт өчен түләү гадәти күләмдә башкарылачак, чөнки яллар бәйрәм көннәре түгел.

Россия Хезмәт министрлыгы хезмәткәрләр һәм эш бирүчеләр өчен киләсе ял көннәре атнасына тәкъдимнәр бастырып чыгарды. Аңлатмалар ведомствоның рәсми сайтында урнаштырылган.

Март һәм апрель айларында эшләми торган көннәрнең булуы хезмәт хакларын киметү өчен нигез булып тормый: киләсе атнада яллар хезмәт хакын саклап калырга тиеш, дип искәртә РФ Хезмәт министрлыгы. Түләү гадәти, арттырылган булырга тиеш түгел, чөнки эшләми торган көннәр бәйрәм көннәре булып тормый.

Әгәр хезмәткәрнең ялы киләсе атнага туры килсә, 30 марттан 3 апрельгә кадәрге ул көннәр отпуск көннәре исемлегенә кертелми, димәк, хезмәткәрнең ялы озайтылмаячак.

Эшләми торган атна режимы тормыш яшәешен тәэмин итүче барлык структураларга, кибетләргә, даруханәләргә, банклар һәм транспортка кагылмый. Моннан тыш, социаль фондлар, шул исәптән Россия Пенсия фонды, Социаль иминият фонды һәм Мәҗбүри иминият фонды хезмәткәрләре дә эшләячәк. Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр аларның җитәкчеләре карары нигезендә эшли.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев