Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россия Хезмәт министрлыгы балалар өчен түләүләрне күчерү тәртибен аңлатты

Яңа түләүләрне 1 июльдән бирә башлаячаклар.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында 3-16 яшьлек балаларга бер тапкыр түләнә торган 10 мең сумны күчерү тәртибен аңлаттылар. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости яза.  

Министрлыкта аңлатуларынча, алдагы түләүләрне күчерер алдыннан электрон мәгълүмат алмашу өчен техник алгоритм төзелгән булган.

Бу бер көн эчендә якынча 15 млн балага акча күчерергә мөмкинлек биргән, ә 1 июньгә кадәр бирелгән гаризалар буенча калган түләүләр 10 көн эчендә күчерелгән. Барлыгы 21 млн бала өчен акча күчерелгән.  

«Шушы ук техник алгоритм яңа түләүне билгеләгәндә дә кулланылачак», — диделәр ведомствода.

Яңа түләүләр 1 июльдән күчерелә башлаячак. Әти-әниләргә аерым гариза язарга кирәкми — Пенсия фондында булган мәгълүматлар буенча карар кабул ителәчәк. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев