Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россия халкы йомырканы еллык нормадан артыграк ашый

Россиядә яшәүчеләр йомырканы еллык нормадан сигез процентка артыграк куллана. Бу хакта Forbes журналы Sberbank СIB аналитиклары хисабына сылтама белән хәбәр итә.

Россиялеләр елына уртача алганда 280 йомырка (тәкъдим ителгән норма – 260 данә) ашый икән. Соңгы 10 елда илдә әлеге продуктны куллану елына уртача алганда бер процентка арткан, дип искәртә аналитиклар.

Кытайда исә йомырканы тагын да күбрәк (елына бер кешегә 300 данә) кулланалар.

Узган елда Россиядә 44,9 миллиард данә йомырка җитештерелгән. Фаразлар буенча, 2024 елга әлеге продуктны җитештерү күләме тагын чама белән өч миллиард данәгә артачак.
 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев