Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россия халкы лаеклы картлык өчен пенсиянең уртача күләмен атады

Россиялеләр фикеренчә, лаеклы картлык өчен пенсиянең уртача күләме 40 мең сум булырга тиеш.

Бу хакта, Superjob порталынына нигезләнеп, ТАСС хәбәр итә.

«Superjob мәгълүматлары буенча, картлыкта лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итә торган пенсиянең уртача күләме 40 мең сум булырга тиеш», - диелә хәбәрдә.

Ир-атлар ихтыяҗы хатын-кызлар ихтыяҗыннан артып китә - 42,1 мең сум һәм 37,5 мең сум. 

Россия Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, быел эшләмәүче пенсионерның картлык буенча уртача пенсиясе 15,4 мең сум тәшкил итә.

Сораштыру 2019 елның 24 сентябреннән 2 октябренә кадәр 18 яшьтән өлкәнрәк 1,6 мең респондент арасында үткәрелгән.
 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев