Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россия Гидрометеоүзәгендә көзге һава торышы киләчәге турында кисәттеләр

Илнең Европа өлешендә температура алты-җиде градуска түбәнәячәк.

Бу атнада Россиянең Европа өлешендәге урта полосада көзге һава торышы хакимлек итәчәк. РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Россиянең Европа өлешендә температура алты-җиде градуска төшәчәк. Сишәмбе көнне Идел буе федераль округында һәм Үзәк федераль округның көнбатышында температура түбәнәя башлаячак», - дип хәбәр итте метеоролог.

Вильфанд сүзләренчә, алдагы көннәрдә кояш болыт артына качачак, көчле булмаган, әмма озакка сузылган яңгырлар көтелә. Мондый көзге һава торышы эш атнасы ахырына, хәтта шимбәгә кадәр дәвам итәчәк.

Моннан тыш, синоптик Россиянең Европа өлешендә коену сезонының тәмамлануын искәртте. «Алга таба инде кояш энергиясе сулыкларны җылыта алмаячак», - дип ачыклык кертте ул.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X