Россия Фәннәр академиясе киләчәктә ихтыяҗ булачак һөнәрләрне әйтте
Донник сүзләренчә, хәзерге вакытта Россиядә йөз мең айтишник кытлыгы сизелә, әмма дистә елдан бу сан миллионга кадәр артачак.
Галимнәр киләчәктә уңышка ирешү өчен, катнаш өлкәләрдә һөнәр сайларга киңәш итә. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе вице-президенты Ирина Донник «Говорит Москва» радиостанциясендә сөйләде.
Беренче чиратта ул табигый фәнни белгечлекләрне билгеләп үтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
«Бу физика, математика, химия, биология. Әмма алар иң авырлары да, шуңа күрә монда безгә мөмкин кадәр күбрәк яшьләр кирәк», — диде белгеч.
Донник сүзләренчә, хәзерге вакытта Россиядә йөз мең айтишник кытлыгы сизелә, әмма дистә елдан бу сан миллионга кадәр артачак.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев