Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россия Экология министрлыгы товарларга кытлык турындагы имеш-мимешләрне кире какты

Җитештерүчеләрнең киңәйтелгән җаваплылыгының яңа концепциясен гамәлгә ашыру кибетләрдә товар ассортиментында чагылмаячак.

2022 елдан башлап җитештерүчеләрнең киңәйтелгән җаваплылыгының яңа концепциясе гамәлгә кертелә. РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы хәбәр иткәнчә, шуның аркасында товарларга кытлык барлыкка килү ихтималы турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми.

Тиешле белдерү ведомство сайтында басылып чыкты.

«РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы кибетләрдә товарлар кытлыгы барлыкка килх турында хәбәрне кире какты. Җитештерүчеләрнең киңәйтелгән җаваплылыгының яңа концепциясен гамәлгә ашыру кибетләрдәге товарлар ассортиментында чагылмаячак», - дип хәбәр итә министрлык.

РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы товарларны һәм таркалмый торган төрү материалларын утильләштергән өчен җитештерүчеләр җаваплылык тоту урындагы закон проекты әзерләгән. Ваклап сату компанияләре ассоциациясе һәм интернет-сәүдә компанияләре ассоциациясе хәбәр иткәнчә, бу хәл кибетләрдә киштәләр бушап калуга китерергә мөмкин, дип белдергән иде.

РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы җитештерүчеләр товарларны һәм төргәкләрне утильләштергән өчен инде дүрт елдан артык җаваплы булуын искә төшерә һәм «россиялеләрне буш киштәләр белән куркытмаска» өнди.

«Әлеге хәбәрләр гамәлдәге законнар үтәлешенә реаль контроль кертү белән бәйле манипуляцияләргә охшаган», - дип билгеләп үтелә хәбәрдә.  

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев