Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россия Дәүләт Думасы кредит каникуллары турында закон кабул итте

Бурычка алучылар, әгәр үткән айдагы табышлары узган елдагы уртача айлык керемнәр белән чагыштырганда 30 һәм аннан да күбрәк процентка кимесә, бурычка бирүчегә 6 айга кадәр кредит каникуллары билгеләү таләбе белән мөрәҗәгать итә ала.

Россия Дәүләт Думасы, РФ Президенты йөкләмәсенә бәйле рәвештә, гражданнар, шәхси эшкуарлар, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына кредит каникуллары бирү турындагы законны соңгы укылышта кабул итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Кабул ителгән нормалар нигезендә, бурычка алучылар (физик затлар яки шәхси эшкуарлар), әгәр үткән айдагы табышлары узган елдагы уртача айлык керемнәр белән чагыштырганда 30 һәм аннан да күбрәк процентка кимесә, бурычка бирүчегә 6 айга кадәр кредит каникуллары билгеләү таләбе белән мөрәҗәгать итә ала.

Бурычка алучы әлеге таләп белән кредит килешүенең гамәлдә булу вакыты дәвамында теләсә кайчан (әмма 2020 елның 30 сентябреннән дә соңрак түгел) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев